Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа елдан укытучыларның хезмәт хакы артачак

Яңа елдан укытучыларның хезмәт хакы артачак

https://tnv.ru

07 Декабрь 2021, 12:50

937

0

Яңа елдан укытучыларның хезмәт хакы артачак
2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда мәгариф бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне хезмәт хакларының артуы көтә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип җиткерә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

"2022 елның гыйнварыннан укытучыларның хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителде. Мәгариф системасында бу карар барлык хезмәткәрләргә, шул исәптән кече тәрбиячеләргә, пешекчеләргә, техник персоналга, мәктәп җитәкчеләре һәм мөдирләренә кагыла», – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, уртача хезмәт хакы 2 500 сумнан 5 500 сумга кадәр арта. Шулай ук өстәмә түләүләр дә артачак.

Моннан тыш, министр билгеләп үткәнчә, киләсе елда сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр сакланачак. Мәсәлән, бу бер сыйныф өчен 550 сум һәм һәр бала өчен 80 сум, шулай ук 5 000 сум күләмендә түләү федераль чыганаклардан җибәрелә.

Һадиуллин республикага физика, рус теле, Математика, Биология һәм химия укытучылары җитми, дип сөйләде.

Педагогларның уртача яше 44-45 яшь. 35 яшькә кадәрге укытучылар 25% тан аз гына артык.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров