Онлайн трансляция

Свернуть

Укытучыларга 50 900 сум премия биреләчәк

Укытучыларга 50 900 сум премия биреләчәк

https://tnv.ru

21 Декабрь 2021, 14:39

1026

0

Премия мәктәп директорларына һәм урынбасарларына каралмаган.

Укытучыларга 50 900 сум премия биреләчәк
Якын арада Татарстан башкаласы педагогларын 50 900 сум күләмендә яңа ел алды премиясе көтә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, Казан хакимияте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына директорларга, директор урынбасарларына, бүлек мөдирләренә, укытучыларга һәм тышкы хезмәттәшлек буенча укытучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне билгеләү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать юллаган.

Премияләрне 2021 ел ахырына кадәр Татарстан бюджетыннан түләргә телиләр. Түләүләр Россия Президенты Владимир Путинның "май" указлары нигезендә башкарылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров