Онлайн трансляция

Свернуть

Республикада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлаячаклар

Республикада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлаячаклар

https://tnv.ru

01 Февраль 2022, 11:38

5493

0

Республикада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлаячаклар
10 февральдән 4 мартка кадәр Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының зона этабы узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына таянып Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Конкурс ун зонада оештырылачак. Рейтингта беренче 20 урынны алган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.

Бәйгедә муниципаль этапта җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша.

Алар өчен ике конкурс сынавы каралган. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча дәрес һәм мастер-класс үткәрергә тиеш. Укытучыга остаханәдә практик эштә нәтиҗәлелеген исбатлаган ысулларын күрсәтергә кирәк була.

Конкурс татар теле һәм әдәбияты укытучыларының абруен күтәрү, шулай ук педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм профессиональ осталыкларын күрсәтүгә юнәлтелгән.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров