https://tnv.ru
15 Февраль 2022, 11:13
1715
0
![Түбән Камада бер бала мәктәпкә пистолет белән килгән](https://s.tnv.ru/resize_cache/110746/372cffca02c6cd34fde6fd3f308be2df/iblock/7a1/7a164fbd75906a667eb20636c42128e4/glock_2424292_1280.jpg)
Түбән Каманың 32 санлы мәктәбендә 8 сыйныфта укучы бала пневматик пистолет белән килгән. Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр чыкты.
«Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтендә районның Мәгариф идарәсенә сылтама белән аңлатуларынча, бу факт буенча тикшерү үткәрелгән, вазгыять контрольгә алынган.
Идарә белгечләре мәктәп администрациясенә киңәшләр биргән, укучының ата-анасы һәм укучы белән эш алып барыла.
Фото: pixabay.com

Бүлешергә
Комментарии 0