Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстандагы мәктәп һәм балалар бакчаларында игътибарны арттырырга чакыралар

Татарстандагы мәктәп һәм балалар бакчаларында игътибарны арттырырга чакыралар

https://tnv.ru

28 Апрель 2022, 15:16

547

0

Татарстандагы мәктәп һәм балалар бакчаларында игътибарны арттырырга чакыралар. Шундый күрсәтмә районнарның мәгариф идарәләреннән алынган.

Бу уйланулар Ульяновск өлкәсендә фаҗигадан соң килеп чыкты. Анда 26 яшлек егет — бакчага кереп, ике баланы һәм тәрбиячене атып үтерде. Безгә билгеле булганча, бүген мәгариф министрлыгы район бүлекләре белән иминлеккә кагылышлы киңәшмә уздырган.

Камера һәм төймәләрнең булуы бер хәл — алар булып та, эшләмәү очраклары бар. Хәзер аларның һәммәсен тикшерәләр, кирәк икән, яңа җиһаз алу мөмкинлеге карала.

2021 ел мәгълүматы буенча, республикада 1400 мәктәп, 2 меңгә якын бакча бар. Казанның 530 шундый оешмасы тәүлек әйләнәсе саклана. 80гә якын оешмада тимер детекторлары урнаштырылган.

Тулырак «Татарстан хәбәрләре» сюжетында белә аласыз.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар