Онлайн трансляция

Свернуть

1 сентябрьгә Татарстанда 8 яңа мәктәп төзелеп бетәчәк

1 сентябрьгә Татарстанда 8 яңа мәктәп төзелеп бетәчәк

https://tnv.ru

03 Август 2022, 12:05

898

0

1 сентябрьгә Татарстанда 8 яңа мәктәп төзелеп бетәчәк
Тиздән яңа уку елы башлана. Татарстан укучылары Белем көненә 7 мең 203 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәпкә укырга бара алачак. Бу хакта ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә.

Татарстанда хәзерге вакытта федераль һәм республика программалары буенча 10 мең 283 урынга исәпләнгән 13 мәктәп төзелә. 355 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпне ел ахырына кадәр тәмамларга ниятлиләр.

Яңа объектлар төзүдән тыш, төзекләндерү эшләре дә дәвам итә.Яңа уку елына 118 мәктәптә ремонт эшләре тәмамланырга тиеш, шул исәптән 66 мәктәптә – федераль программа ярдәме белән. Алты урта һөнәри белем бирү оешмасының ресурс үзәкләренә капиталь ремонт программасы буенча эшләр оештырылган.

Быел республикада барлыгы 1 мең 413 гомуми белем бирү оешмасы һәм 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшләячәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров