https://tnv.ru
06 Сентябрь 2022, 12:54
425
0
ТНВ мәктәпләрдәге үзгәрешләр турында репортаж әзерләде.

Яңа уку елында Казан мәктәпләрендәге укучылар саны рекордлы күрсәткечкә җиткән. 165 мең малай һәм кыз белем алырга бара.
Кайбер уку йортларында 15әр параллель сыныйф ачарга туры килгән. Аларда "С" классына кадәр бар. Бу уку елы яңалыклары турында бүген Казан мэриясендәге эшлекле дүшәмбе утырышында сөйләделәр. Аеруча зур игътибар мәктәп ашханәләрен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Моның өчен республика һәм шәһәр бюджетыннан 400 миллион сумга якын акча бүленеп бирелә.

Бүлешергә
Комментарии 0