Онлайн трансляция

Свернуть

Казан педагогы Зилә Габдинова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең финалына чыкты

Казан педагогы Зилә Габдинова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең финалына чыкты

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2022, 13:41

1048

0

Казан педагогы Зилә Габдинова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең финалына чыкты
Казанның 116нчы номерлы лицееның татар теле укытучысы Зилә Габдинова Пятигорскида уза торган «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы финалисты булды, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Конкурсның беренче этабы августта узды. Конкурсантлар үзләренең медиавизиткаларын тәкъдим иткәннәр. Киләсе этапка Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 89 дәгъвачы арасыннан 68 җиңүче сайлап алынган.

16 сентябрьдә, конкурсның киләсе сынавы – «Класс сәгате» узачак. Шуннан соң жюри соңгы сынауга (мастер-класс үткәрү) узучылар исемлеген игълан итәчәк.

116нчы лицейда Зилә Габдинова 1994 елдан эшли, ә аның гомуми педагогик стажы 27 елдан артык. ТР атказанган укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы һәм рәхмәт хаты, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Күпләрегез Зилә ханымның кызы җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова белән яхшы таныш.

Зилә Габдинова укучылары ел саен Ф.Әмирхан исемендәге фәнни-гамәли конференция, Г.Тукай әсәрләрен сәнгатьле укучылар шәһәр конкурсы, Ш.Биктимеров исемендәге «Әлмәндәр варислары» халыкара театр иҗаты фестивале кебек республика һәм шәһәр конкурсларының призерлары була.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров