Онлайн трансляция

Свернуть

Шагыйрә Рифә Рахман шигырь язуда иң авырын атады

Шагыйрә Рифә Рахман шигырь язуда иң авырын атады

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2022, 12:21

1083

0

Шагыйрә Рифә Рахман шигырь язуда иң авырын атады
Язучы, шагыйрә Рифә Рахман "Шәрык клубы" очрашуында татар телендә шигырь язганда иң авыры рифма табуны атаган.

«Мин күпләрне шигырь язарга өйрәттем. Бездә шигырьне язуы ни өчен авыр? Татарда рифма табу бик авыр. Тукайлар чорында гаҗәеп җиңел булган. Ни өчен? Анда фарсы изафәләре булган. Фарсы изафәләре бертөсле бит, изафәне куеп кына барасың, ул нәкъ рус телендәге кебек. Рус телендә фигыль формаларын куясың да, теләсә кайсы сүз рифмалаша», – дип китерә Рифә ханым сүзләрен "Татар-информ".

«Халыкның гарәп сүзләрен аңламавы, фарсы изафәләрен кулланмавы шигырьне рифма һәм образлылык ягыннан бик ярлыландырды. Габдулла Тукай, Фатих Кәримиләр бик күп төрле формалар кулланган. Шулай да алар кулланган сүзләр гади халык өчен ятышлы булган», – дигән ул.

Фото: "Татар-информ"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров