https://tnv.ru
22 Декабрь 2022, 14:58
144
0
Татарстан мәктәпләрендә физика, химия, рус һәм инглиз теле укытучылары җитми, максатчан укыту программасы буенча да югары белем алучылар аз. Шул ук вакытта, "Авыл укытучысы" программасы буенча районнар өчен 10 укытучы әзерләгәннәр. Бу хакта кичә Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Киләсе елга мәгариф тармагында булган барлык программалар сакланачак, дип тә ассызыклады ул. Мәгариф илкүләм программасы буенча якынча ике миллиард ярым сумга яңа мәктәп, балалар бакчалары салыначак һәм төзекләндереләчәк, 400 миллион сумлык җиһазлар алу каралган. Шулай ук, аз комплектлы мәктәпләрне саклап калу, татар телендәге укыту әсбапларын федераль ресстрга кертү буенча эш дәвам итәчәк. Тулырак ТНВ хәбәрчесе Алия Хәйретдинова репоражында.

Бүлешергә
Комментарии 0