Онлайн трансляция

Свернуть

Тукай районындагы авылда директор эштән китү җәнҗалга әверелгән

Тукай районындагы авылда директор эштән китү җәнҗалга әверелгән

https://tnv.ru

08 Февраль 2023, 14:50

1235

0

Тукай районындагы авылда директор эштән китү җәнҗалга әверелгән
Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авылындагы бердәнбер мәктәбендә җәнҗал чыккан. Уку елы уртасында директор эшеннән киткән. Аның белән бергә уку йортының 16 хезмәткәре, шул исәптән укытучылар да китәргә тели.

Мәктәптә 500 бала белем ала. Уку елы тәмамлануга әле озак, шуңа әти-әниләр балалары өчен борчыла.

ТР Тукай районы администрациясе җәмәгатьчелекне тынычландырырга тырышты. Район башлыгы үзе килмәгән. Авыл халкы сүзләренә караганда, мәктәп директоры нәкъ менә аның белән конфликт аркасында эштән киткән. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров