Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев милли мәгариф турында: "Бай татарлар, мәчетләр генә түгел, мәктәпләр һәм балалар бакчалары да төзергә кирәк"

Илшат Әминев милли мәгариф турында: "Бай татарлар, мәчетләр генә түгел, мәктәпләр һәм балалар бакчалары да төзергә кирәк"

https://tnv.ru

09 Февраль 2023, 09:53

335

0

Илшат Әминев милли мәгариф турында: "Бай татарлар, мәчетләр генә түгел, мәктәпләр һәм балалар бакчалары да төзергә кирәк"
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев "7 дней" тапшыруында Татарстанның милли мәгарифе мәсьәләсен хәл итүдә үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Илшат Әминев сүзләренчә, мәгариф, мәктәпләр, уку үзәкләре, мәдрәсә белән шөгыльләнергә кирәк. Бу мәсьәләдә республика ярдәменә генә өметләнергә ярамый.

"Мин күптәннән үз тапшыруларымда бай татарларга мөрәҗәгать иткәнем булды. Мәчетләр генә төзергә кирәкми, тиздән сез мәчетләрдә татар сөйләмен ишетмәячәксез, татар теле яңгыраячак мәктәпләр һәм балалар бакчалары да төзергә кирәк. Канун моңа каршы килми", - дип сөйләде Илшат Әминев.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров