https://tnv.ru
22 Март 2023, 14:11
48
0

Быел Татарстанда 8 кеше туган (татар) теленнән дәүләт имтиханын тапшырачак. Узган ел аларның саны бер генә булган. Әлеге мәгълүматны Министрлар кабинетында узган брифингта Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңгыратты.
Ил буенча 20 мартта бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда бирү этабы башланды. Ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге вакыт аралыгында имтиханны 442 чыгарылыш укучысы бирергә әзерләнә. БДИ бирүнең төп көннәре исә 26 майдан 1 июльгә кадәр узачак.
Быел укучылар арасында иң күп сайлана торган фәннәр - профильле математика, информатика һәм җәмгыять белеме. Бер кеше имтиханны кытай теленнән дә тапшырачак.
Фото: freepik

Бүлешергә
Комментарии 0