https://tnv.ru
13 Апрель 2023, 17:50
96
0

Татарстан депутатлары хәрби операциядә катнашучыларның балаларына кагылышлы яңа карарны хуплаган. Аларга югары уку йортларында түләүсез уку мөмкин булачак.
Әлеге тәкъдим белән иң элек Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары чыккан иде. Хәзер аны Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында парламентарийлар да хуплады. Әлеге яңа карар махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балаларын бушлай укыту бүлекләренә күчерүне күздә тота.
«Закон проекты урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча түләүле уку бүлегеннән бушлай уку бүлегенә күчү гарантияләре бирә. Әлеге күчеш бюджет финанславы белән тәэмин ителгән һәм расланган студентлар саны чикләрендә, укудан куылган студентларның бюджет урыннарын алыштыру хисабына башкарылачак», – дип аңлаткан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналистларына депутат Людмила Рыбакова.
Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә 50-55 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылды. Аларның күбесе балаларын югары уку йортларында түләп укыттыра. Шуңа күрә әтиләренең хәрби хезмәткә китүе гаиләгә матди уңайсызлыклар китерергә мөмкин, дип язылган документның аңлатма кәгазендә.
Фото: Pхhere.com

Бүлешергә
Комментарии 0