Онлайн трансляция

Свернуть

Казан 2024 елда Россиянең китапханә башкаласы булачак

Казан 2024 елда Россиянең китапханә башкаласы булачак

https://tnv.ru

16 Июнь 2023, 11:11

116

0

Казан 2024 елда Россиянең китапханә башкаласы булачак
Казан 2024 елга Россиянең китапханә башкаласы исемен алган. Бу хакта кичә Россия китапханә ассоциациясенең XXVII еллык конференциясен ябу тантанасында игълан иттеләр. Мондый яңалык турында Казан мэриясенең матбугат хезмәте язды.

Чарада Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашкан. Республикадагы китапханәләр эшенең торышын һәм шәһәрнең урнашуын исәпкә алып, «Китапханә башкаласы» статусын алуга конкурс гаризасын ТР Милли китапханәсе һәм Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасы җибәргән булган.

2024 елда «Россиянең китапханә башкаласы» исеме үзенең 30 еллыгын билгеләп үтәчәк һәм Казанда чаралар юбилей форматында узачак. Ел дәвамында Татарстан башкаласында тематик чаралар үткәреләчәк, ә нәтиҗәдә Россия китапханә башкаласының XXVIII еллык конференциясе булачак.

Фото: ТР мәдәният министрлыгы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров