Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда быел 6 укучы БДИны 200 баллга биргән

Татарстанда быел 6 укучы БДИны 200 баллга биргән

https://tnv.ru

28 Июнь 2023, 17:19

103

0

Татарстанда быел 6 укучы БДИны 200 баллга биргән
Татарстанда 6 чыгарылыш сыйныф укучысы якыннарын һәм укучыларын югары нәтиҗәләр белән шатландырган: алар берничә предмет өчен бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыя алган.

Түбән Каманың 10 нчы мәктәбен тәмамлаган Полина Еланская һәм Чистайның 1 нче лицеен бетергән Александра Гришанова рус теле һәм рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган.

Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында химия һәм биологиядән югары уңышларга ирешүчеләр бар: Мөслим гимназиясеннән Лиана Исмәгыйлева, Казанның 170 нче күп профильле лицееннан Камил Кәлимуллин, Түбән Каманың 35 нче лиценнан Тимур Москвин һәм Чистайның 1 нче лицееннан Арина Астафьева имтиханнарны 200 баллга тапшырган.

Моңа өстәп, 153 кеше бер имтиханнан 100 балл җыйган. Моннан берничә атна элек Татарстанда яңа уку елыннан көмеш медальләрне кайтарырга телиләр дигән яңалык та пәйда булган иде.



Фото: mon.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров