Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 31 мең тәшкил иткән

Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 31 мең тәшкил иткән

https://tnv.ru

18 Июль 2023, 15:34

181

0

Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 31 мең тәшкил иткән
Татарстан башкаласында укытучыларның бер ставкага уртача хезмәт хакы 31 000 сум тирәсе тәшкил итте. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу ставка атнага 18 сәгать эшләүче педагогка исәпләнгән. Әмма Казан укытучылары уртача 1,5 ставка ала, шуннан соң хезмәт хакы күрсәткечләре 46 000 сум тирәсе тәшкил итә.

Искәртеп узабыз, узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә укытучылар уртача 49 700 сум акча алган. Быелгы нәтиҗәләр буенча уртача хезмәт хакы 53 900 сум тәшкил итәргә, ә 2026 елга 67 000 сумга җитәргә тиеш.

Фото: irk.aif.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров