https://tnv.ru
06 Декабрь 2023, 12:17
60
0
![Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин](https://s.tnv.ru/iblock/ca9/ca911e29ec3d2a39a06b35661677a674/176729693f3e5c6b963217126cb4d53a.jpg)
Якын көннәрдә, пәнҗешәмбе һәм җомга, -25 градуска кадәр салкыннар көтелә, шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында укучыларның дәресләре туктатылырга мөмкин, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Башлангыч сыйныф укучылары -25 градус булса, дәресләргә бармый кала ала. 5-9 нчы сыйныфлар өчен, термометр баганасы -27 градуска кадәр төшсә, дәресләр гамәлдән чыгарылачак. Ә югары сыйныф укучылары -32 градуста дәресләрдән азат ителә.
Моннан тыш, һава температурасы -25 градустан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәрдән читкә чыгу киңәш ителми.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0