Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда бүгенге көндә ничә белем бирү учагы эшләп килә?

Татарстанда бүгенге көндә ничә белем бирү учагы эшләп килә?

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2019, 23:56

243

0

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаучылар быел аеруча күп. Республика буенча аларның саны 51 мең 321 бала, Казанда 17 мең.

 Татарстанда бүгенге көндә ничә белем бирү учагы эшләп килә?
Татарстанда бүгенге көндә 5 мең ярымнан артык белем бирү учагы эшләп килә. Балалар бакчасыннан алып, югары уку йортларына кадәр. Аларда 900 мең укучы белем ала. Бу уку елына без яңа саннар белән керәбез. 5 яңа мәктәп һәм 25 яңа төзелгән балалар бакчасы белән.

Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлаучылар быел аеруча күп. Республика буенча аларның саны 51 мең 321 бала, Казанда 17 мең. Чагыштыру өчен - узган ел бер меңгә диярлек азрак бала кергән. Шул сәбәпле яңа мәктәпләргә ихтыяҗ да арта. Әлеге мәсьәләне "Демография" дип аталган илкүләм проект хәл итә. Киләсе елдан Республикада 10 мең урынга исәпләнгән тагын 48 балалар бакчасы төзелә башлаячак. Шуларның яртысы - өч яшькәчә сабыйлар өчен.

Ел ахырына кадәр тагын 5 балалар бакчасын һәм бер мәктәпне кулланышка тапшырачаклар. Укытучылар саны да артыр дип көтелә. Мәктәпләргә бер меңнән артык яшь белгеч киләргә җыена. Узган уку елының нәтиҗәләренә килгәндә, бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга бирүчеләр саны - 181 кеше иде. Бу - шактый зур күрсәткеч. Әле башланган уку елы да уңышлы булыр дип ышанабыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров