Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 63 укучы дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

Казанда 63 укучы дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

https://tnv.ru

07 Июнь 2024, 11:23

70

0

Казанда 63 укучы дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
Быел Казанда 63 укучы Бердәм дәүләт имтиханында 100әр балл җыйган. Югары балны алар химия, әдәбият һәм география буенча алдылар, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, унберенче сыйныф укучылары өчен имтиханнарны тапшыруның төп вакыты 11 июньдә тәмамлана. РФ Президенты Владимир Путин карары буенча быел чыгарылыш укучыларына кабул итү кампаниясе тәмамланганчы бер фәнне яңадан тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Моның өчен БДИ үткәрү расписаниесенә өстәмә көннәр - 4 һәм 5 июль кертелгән. Нәтиҗәләр 15 һәм 17 июльдә билгеле булачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров