https://tnv.ru
26 Июнь 2024, 11:45
36
0
20 июньнән Республикада югары уку йортларына кабул итү кампаниясе эшли башлады. Быел Татарстанда 22 меңнән артык бюджет урыны булдырылган. Бу хакта Министрлар Кабинетында журналистларга мәгариф министры Илсур Һадиуллин җиткерде.
Документларны 45 уку йортында кабул итәләр. Тик бер кеше берьюлы 5 вузга гына гариза тапшыра ала. Проблемалар да бар. Максатчан укыту программасы буенча белем алырга теләүчеләр саны аз.
Бүлеп бирелгән урыннарның әле яртысы да тулмаган. Абитуриентларны җәлеп итү өчен университетлар нинди тәкъдимнәр белән чыга, стипендияләр күләме артамы? Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0