Онлайн трансляция

Свернуть

КФУда уку елы ике айга соңрак башланачак

КФУда уку елы ике айга соңрак башланачак

https://tnv.ru

26 Июнь 2024, 16:07

40

0

КФУда уку елы ике айга соңрак башланачак
Казан федераль университет, шәһәрдә БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, уку елын 1 сентябрьдән түгел, ә 1 ноябрьдән башларга карар кылган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта КФУ ректоры Ленар Сафин сөйләде.

Аның сүзләренчә, БРИКС илләре саммиты уздырылу сәбәпле, Универсиада авылында җәмәгать тәртибен саклау өчен килгән хезмәткәрләрне урнаштырачаклар.

1 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр студентларны белем бирү программалары буенча мөстәкыйль эш формасында теоретик уку көтә. 18 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр каникуллар каралган.

2025 елның 10 февраленнән сессия беренче семестрдан соң башланачак. 3 марттан 9 мартка кадәр студентлар бер атналык каникул алачак. Ә 10 мартта икенче семестр башлана.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров