Онлайн трансляция

Свернуть

Казан укучысы Бердәм дәүләт имтиханнарында 398 балл җыйган

Казан укучысы Бердәм дәүләт имтиханнарында 398 балл җыйган

https://tnv.ru

01 Июль 2024, 17:28

27

0

Казан укучысы Бердәм дәүләт имтиханнарында 398 балл җыйган
Казанның 18 нче мәктәбен тәмамлаган Полина Романенко дүрт фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында 398 балл җыйды. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, рус теле, тарихны һәм рус әдәбиятын ул 100 баллга тапшырды, ә инглиз телен — 98 баллга.

«Булачак чыгарылыш укучыларына барыннан да элек түземлек һәм үҗәтлек телим. 11 нче сыйныфта нәкъ менә шул — уңыш нигезе. Барыннан да элек шуны аңларга кирәк: максатыгыз нәрсәдә һәм ничек аңа ирешергә. Сезгә барысы да файдасыз кебек тоелыр, ләкин барысына да ирешәчәксез — шуңа ышаныгыз! Сезгә уңышлар һәм тырышлык телим, чөнки зур талант хезмәт сөючәнлекне таләп итә», - дигән Полина Романенко.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров