Онлайн трансляция

Свернуть

Чистайда Гаяз Исхакыйны искә алдылар - видео

Чистайда Гаяз Исхакыйны искә алдылар - видео

https://tnv.ru

24 Июль 2024, 09:50

35

0

Чистайда Гаяз Исхакыйны искә алдылар - видео
Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел. Кичә аның туган ягы Чистай районына бер төркем галимнәр, язучылар, дин әһелләре җыелды. Гаяз Исхакый 1954 елда Әнкарада вафат була. Аның кабере дә Төркиядә.

Татар зыялылары бөек шәхеснең бай мирасын саклау, иҗатын өйрәнү һәм халыкка җиткерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аның эзләре буйлап экскурсия дә үтте. Яуширмә авылында музей комплексы эшләп килә, шәһәрнең үзендә - бюсты бар, ул укыган мәдрәсә бинасы да сакланган.

Гомере буе милләт өчен көрәшкән язучының истәлеген мәңгеләштерү буенча бүген ниләр эшләнә? Алия Сабирова белеп кайтты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров