Онлайн трансляция

Свернуть

Төзелеш бетәргә 1 ай вакыт бар: Икенче татар гимназиясе яңа уку елына өлгерерме?

Төзелеш бетәргә 1 ай вакыт бар: Икенче татар гимназиясе яңа уку елына өлгерерме?

https://tnv.ru

30 Июль 2024, 12:11

31

0

Төзелеш бетәргә 1 ай вакыт бар: Икенче татар гимназиясе яңа уку елына өлгерерме?
Казандагы иң зур - икенче татар гимназиясе яңа уку елына өчтән бергә зурая. Хәзер монда 270 балага яңа корпус төзиләр. Моңарчы 900 егет-кыз укый иде. Әмма ел саен урын җитмәгәнлектән дистәгән укучыны кабул итә алмадылар.

Быелдан мөмкинлек арта. Яңа корпуста - уку кабинетлары да, музей да булачак. Моннан тыш, урамда яңа спорт мәйданчыгы салалар. Болар барысы да - туган телдә белем алырга теләгән балаларга уку өчен яңа шартлар булдыра. Гомумән, быел Казанда 3 мәктәп төзиләр. 4 меңгә якын өстәмә урын барлыкка киләчәк. Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров