Онлайн трансляция

Свернуть

Алексеевск районында әтиләре СВОда булган укучыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр

Алексеевск районында әтиләре СВОда булган укучыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр

https://tnv.ru

01 Август 2024, 17:17

20

0

Алексеевск районында әтиләре СВОда булган укучыларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр
Татарстанның Алексеевск районында мәктәп яшендәге балалары булган СВОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәчәкләр. Бу хакта Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте.

"Гаиләләрнең мәктәпкә әзерлек вакыты башланды. Әтиләре хәзер СВОда булган егет-кызларга матди ярдәм күрсәтергә карар кылдык. Беренче сыйныф укучылары 10 000 сум түләү һәм кирәк-яраклар тутырылган букча, калган укучылар - 5 000 сум алачак" - дип язган район башлыгы «ВКонтакте»дагы битендә.

Элегрәк әти-әниләргә Белем көнен бәйрәм итүне күчерү турында сөйләделәр - бәйрәм якшәмбегә туры килә, шуңа күрә аны дүшәмбегә күчерәләр.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров