Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ СВОда катнашучыларның балаларын укыту түләвен үз өстенә ала

КФУ СВОда катнашучыларның балаларын укыту түләвен үз өстенә ала

https://tnv.ru

02 Август 2024, 13:26

258

0

КФУ СВОда катнашучыларның балаларын укыту түләвен үз өстенә ала
Казан федераль университеты СВОда катнашучыларның балаларын укыту өчен түләүне үз өстенә ала. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз КФУда (филиалларны да кертеп) көндезге һәм көндезге-читтән торып беренче тапкыр югары белем алучы студентларга ярдәм итү турында бара. Ташлама хәзер башка белем бирү оешмаларыннан алышыну тәртибендә кабул ителгән укучыларга кагылмый.

Билгеләнгән чаралар республика җитәкчелеге белән килешү буенча раслана һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана.

Фото: t.me/apparatustatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров