Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов: "Республикада торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча аерым программа эшләнәчәк"

Рөстәм Миңнеханов: "Республикада торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча аерым программа эшләнәчәк"

https://tnv.ru

06 Август 2024, 13:00

231

0

Рөстәм Миңнеханов: "Республикада торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча аерым программа эшләнәчәк"
Рөстәм Миңнеханов Баулы районында механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте. Баулы районында мөгезле эре терлекләр саны 10 мең баш тәшкил итә, тәүлеклек савым 42 тоннага якын.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында район әлегә 43 нче урында тора. Шул ук вакытта монда туфракның бонитеты югары, игенчелекне үстерү өчен потенциалы да яхшы. "Тагын да тырышырга, грантларны активрак кулланырга кирәк. Барлык мөмкинлекләр дә бар, максималь рәвештә кулланырга кирәк. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерергә кирәк", - дигән министр. Очрашу вакытында җирлек җитәкчеләре челтәрләрнең тузганлыгы мәсьәләсен күтәрделәр.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү буенча аерым программа эшләнәчәк, республика Хөкүмәтенә тиешле йөкләмә бирелгән инде. "Торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү буенча программаны эшләтеп җибәрәчәкбез: су белән тәэмин итү, канализация, җылылык челтәрләре. Бу эшне алга җибәрәчәкбез", - дигән ТР Рәисе.

Фото: rais.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров