Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов БДИда 200 һәм 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов БДИда 200 һәм 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты

https://tnv.ru

16 Август 2024, 09:50

205

0

Рөстәм Миңнеханов БДИда 200 һәм 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты
Кичә  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДИда ике фәннән - 200 балл һәм өч фәннән 300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

Очрашу август Педагоглар советы алдыннан Лаеш районының Усады авылында урнашкан «Инноватика» күп юнәлешле лицеенда уза. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан югары уку йортлары ректорлары катнаша.

Рөстәм Миңнеханов балаларны имтиханнардагы уңышлары белән котлый, шулай ук укучыларның ата-аналарына һәм укытучыларга рәхмәт белдерә. "Сезнең белән очрашу бик күңелле. Сез зур уңышларга ирештегез. Без сезнең белән бик горурланабыз! Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сезнең әти-әниләрегез һәм остазларыгыз мондый югары нәтиҗәләргә ирешүгә зур өлеш керттеләр», - дип ассызыклаый ТР Рәисе.

Ул кайбер чыгарылыш укучыларының Мәскәү һәм Питербург югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәген билгеләп үтте. Шул ук вакытта Татарстан талантлы белгечләрне кире республикага кайтару өчен барысын да эшләячәк. "Әлбәттә, без сезнең Татарстан университетларын сайлавыгызны телибез. Тик бу сезнең сайлау. Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта якташларыбыз бик күп белем ала. Ләкин сез нинди югары уку йортын сайласагыз да - иң мөһиме - республика белән элемтәләрне саклап калу. Татарстанда сезгә һәрвакыт шат булачаклар. Мондый талантлы егетләр безгә һичшиксез кирәк булачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров