Онлайн трансляция

Свернуть

Укытучылар җитмәү мәсьәләсен ничек хәл итәчәкләр?

Укытучылар җитмәү мәсьәләсен ничек хәл итәчәкләр?

https://tnv.ru

23 Август 2024, 10:50

502

0

Укытучылар җитмәү мәсьәләсен ничек хәл итәчәкләр?
Быелдан Казан мәктәпләренә яшь белгечләр җәлеп итүне - директорларның эшен бәяләгәндә исәпкә алачаклар. Бу хакта бүген башкала мөгаллимнәренең Август киңәшмәсендә хәбәр иттеләр. Әлеге карар белән, укытучылар җитмәү мәсьәләсен өлешчә хәл итмәкчеләр.

Кытлыкны - күрше төбәкләрдән күченеп килгән мөгаллинәр киметер, дип ышаналар. Соңгы елларда Казанда - Башкортстан, Марий Эл, Киров өлкәсе, Чувашия белгечләре арткан.

Башкала мәктәпләрен тагын нинди мәсьәләләр борчый? Аларны ничек хәл итмәкчеләр? Ни өчен өйдә укытуны җитәкчелек начар дип саный? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы - 53 мең сум.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров