Онлайн трансляция

Свернуть

Укыту системасында үзгәрешләр: мәктәп программасын кыскартачаклармы?

Укыту системасында үзгәрешләр: мәктәп программасын кыскартачаклармы?

https://tnv.ru

30 Сентябрь 2024, 16:20

45

0

Укыту системасында үзгәрешләр: мәктәп программасын кыскартачаклармы?

Федераль үзәктән яңгыраган берничә тәкъдим бу атнада укытучылар һәм мөгаллимнәр даирәсен ду китереп алды. Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский: «Мәктәптә 11 сыйныф уку - бушка киткән еллар. Без XXI гасырда яшибез. Тиздән заман үзе урта белем бирү вакытын киметәчәк», - дип белдерде. Янәсе, хәзер балалар һөнәрне иртәрәк ала башларга тиеш. Сүз мәктәп программасын кыскарту турында барамы? Бу булачак әйберме, әллә инде халыкка фикер җиткереп, җәмәгатьчелекнең кылын тартып карау гынамы?

Елдан-ел кискенләшеп барган кадрлар кытлыгы, күрәсең, кискен карарлар таләп итә. Әмма мәктәптә уку вакытын киметү - көллият, вузларда да белем бирү программасын яңадан сүтеп коруга китерәчәк.

Икенче бер яңалык - тәкъдим. Россиянең фән һәм югары белем министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру кагыйдәләрен үзгәртмәкче. Икътисад, менеджмент юнәлешләре буенча югары уку йортына керер өчен, хәзер инглиз телен тапшырмаска тәкъдим итәләр. Әмма математика кирәк булачак. Рус теле бар җирдә дә мәҗбүри кала. Шулай ук, уку йорты үзе бер фәнне өстәмә сайлый ала.

Мондый карарлар кабул ителә калса, укыту системасында безне нинди үзгәреш көтәчәк? Моны Рүзәл Шәрипов өйрәнде. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров