Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды

КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды

https://tnv.ru

04 Октябрь 2024, 15:42

324

0

КФУ мөгаллимнәре татар галимнәренең каберләрен зиярәт кылды һәм рухларына дога укыды
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчелеге Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе мөгаллимнәре белән Казан университетының Татар бүлеге тарихында зур эз калдырган профессор, доцентлар, өлкән укытучыларның каберләрен зиярат кылып, чистартып, рухларына дога укыдылар. Әлеге чара университетта Татар бүлегенең 80 еллыгы кысаларында үткәрелде, дип яза "Татар-информ".

«Укытучыларыбыз, бигрәк тә ветеран укытучыларыбызга рәхмәтлебез. Дистә елдан артык без зиратларга чыгып, элекке буын укытучыларының каберлекләрен табабыз, чистартабыз, чәчәкләр утыртабыз. Шушы рухта яшьләрне, студентларыбызны тәрбиялибез. Алга таба студентларыбыз, яшьләребез зиратларга килеп, галимнәребезне искә алырлар, карап торырлар дигән өметтә яшибез», – дигән Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов.

Фото: tatar-inform.tatar, Абдул Фархан


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров