Онлайн трансляция

Свернуть

Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллыгын билгеләп үтә

Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллыгын билгеләп үтә

https://tnv.ru

14 Октябрь 2024, 14:17

39

0

Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллыгын билгеләп үтә

Казан халыкара саммитка әзерләнгәндә, бер бик әһәмиятле юбилей - вакыйгалар арасында югалып кала язды. Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 85 еллыгын билгеләп үтә. Татарның филологиясе, фольклоры, сәнгате мәсьәләләрен өйрәнүче фәнни үзәк! Россиядә академик оешмаларның берсе.

Галимнәребез 90нчы еллар күтәрелешеннән соң гел әйтә килде. Татарның милли мәгарифе тулысынча саклансын өчен туган телдә мәктәптә белем бирүдән тыш, аңа югары уку йорты кирәк, аннары - фәнни үзәк. Мәктәп - ВУЗ - фәнни үзәк чылбырында Милли университет кына булмады. Әмма Тел институтының эшләве -  заманында шушы бушлыкны беркадәр тутырды кебек. 

Бүген исә, галимнәр алдында яңа бурыч тора- кадрлар мәсьәләсен хәл итү һәм татар фәнен саклап калу. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров