https://tnv.ru
05 Ноябрь 2024, 16:08
13
0
Илдә фәнни-технологияләр үсеше буенча Татарстан беренче өчлектә. Бу - галимнәр, дәүләт эшлеклеләре һәм бизнес вәкилләренең күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Моның турында Хөкүмәт йортында узган утырышта хәбәр иттеләр.
Кичә анда федераль белгечләр катнашында "Фәнни-технологик үсеш" дәүләт программасы, аның максаты - бурычлары хакында фикер алыштылар. Әлеге өлкәнең алга китүен тәэмин итү, кадрлар мәсьәләсен җайга салу ил һәм Республикадагы иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе диләр.
Исегезгә төшерәбез, бу ел Татарстанда "Фәнни-технологик үсеш" елы дип игълан ителде. Ә Россиядә фән һәм технологияләр унеллыгы бара. Әлеге уңайдан Татарстанда ниләр эшләнә? Киләчәккә планнар нинди? Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итәр.

Бүлешергә
Комментарии 0