https://tnv.ru
11 Ноябрь 2024, 16:39
13
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 12 нче мәктәбендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм уку йорты директоры Розалия Козловская озата йөрделәр, дип яза Рәис матбугат хезмәте.
Мәктәп өч бинадан тора. Төп корпус 1936 елда ук төзелгән, башлангыч мәктәп бинасы - 2012 елда, спорт блогы - 2015 елда. 1998 елда биредә этномәдәни компонентлы беренче сыйныфлар ачылды. Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесендә төрле милләтләрдән 777 укучы белем ала. Балалар белән 49 укытучы эшли.
Рөстәм Миңнеханов уку кабинетларын, актлар залын һәм спорт блогын карады, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ачык дәрестә булды. Аннары Татарстан Рәисенә 2021 елда яңартылган компьютер классларын күрсәттеләр.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0