Онлайн трансляция

Свернуть

Язучы Рөстәм Галиуллинга мактаулы исем бирелде

Язучы Рөстәм Галиуллинга мактаулы исем бирелде

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2024, 11:04

281

0

Язучы Рөстәм Галиуллинга мактаулы исем бирелде
Язучы,  “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинга Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелгән. Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә. 

"Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә әдәбиятны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе, нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен язучы, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Галиуллин Рөстәм Госман улына “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!", - диелә хәбәрдә.

Фото: sptatar.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров