Онлайн трансляция

Свернуть

Укытучылар җитми! Бүген һәр өченче укытучы бер ярым ставкада эшли

Укытучылар җитми! Бүген һәр өченче укытучы бер ярым ставкада эшли

https://tnv.ru

03 Февраль 2025, 13:42

209

0

Укытучылар җитми! Бүген һәр өченче укытучы бер ярым ставкада эшли
Татарстанда бүген һәр өченче укытучы бер ярым ставкада эшли. Аларның яртысы математика белән рус теле укыта. Димәк, имтихан бирә торган төп предметлар. 5.5% мөгаллим ике ставкалык эшне алып бара. Болар барысы да — мәгарифтә кадрлар җитмәүнең нәтиҗәсе. Бүген мәктәпкә - 2 меңнән артык укытучы, бакчаларга — мең тәрбияче кирәк. Уку елының уртасы булуга карамастан.

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатыннан Татарстанда депутатлар яңа тәкъдим әзерли. Алар закон нигезендә укытучы белән тәрбиячегә ташлама бирмәкче. Әйтик, әнисе кая эшкә бара, бала да шул бакчага яки мәктәпкә йөрсен! Моның өчен Россиянең мәгариф турындагы законына үзгәреш кертергә кирәк. Безнең депутатлар бу вәкаләтне төбәкләргә бирүне сорамакчы. Инзилә Хөсәенова кадрлар мәсьәләсенең ни өчен елдан-ел чишелмәвен аңларга тырышты һәм педагогларның яңа тәкдимгә фикерләрен тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар