https://tnv.ru
05 Март 2025, 11:29
100
0

Казанның Совет районында “Дети будущего” шәхси мәктәбе эшен туктаткан. Ашарга алып килүче машина мәктәпкә килеп җитә алмаган.
Якындагы күп фатирлы йорт хуҗалары шлагбаум урнаштырган. Алар машиналар агымын туктатмакчы булганнар. Барысы алар аша уза, машина куярга урын юк, ди алар.
Шлагбаум да закон буенча урнаштырылган, ә шәхси йортлар аша узучы тар юлдан йөк машинасы керә алмый.
Әти-әниләр һәм шәхси йорт хуҗалары прокуратурага имзалар җыя.
Бүлешергә
Комментарии 0