Онлайн трансляция

Свернуть

Кичә Казанда ябылган шәхси мәктәп эшли башлаган. Тик моның белән генә эш бетми...

Кичә Казанда ябылган шәхси мәктәп эшли башлаган. Тик моның белән генә эш бетми...

https://tnv.ru

05 Март 2025, 17:25

15

0

Кичә Казанда ябылган шәхси мәктәп эшли башлаган. Тик моның белән генә эш бетми...
Безнең кичәге репортаждан соң - Казанның Совет районындагы «Дети будущего» шәхси мәктәбе бүген янәдән эшли башлаган. Иртән - балаларга ризык алып килүче йөк машиналарын уку йортына кадәр керткәннәр.

Исегезгә төшерәбез, якындагы күп фатирлы йорт хуҗалары мәктәпкә илтүче юлны япкан иде - шлагбаум урнаштыралар. Уку йортына нигез салучы сүзләренчә, хәзер бу өйдә яшәүчеләр белән уртак фикергә килә алганнар. Шлагбаумны - ашарга китерүче йөк машиналары өчен ачачаклар. Әмма автомобильдә килүче әти-әниләр өчен мәктәпкә кадәр юл ябык була. Бүген мәсьәләгә Совет районы Хакимиятендә ачыклык керттеләр. Анда шлагбаумның законлы төстә урнаштырылганын әйтте.

Мәктәп җитәкчелеге, әти-әниләр һәм якындагы шәхси йортларда яшәүчеләргә - башка юлдан файдаланырга тәкъдим итәләр. Ул норматив таләпләргә туры килә, диләр.

Район Хакимияте - мәктәпкә илтә торган яңа юл салу мәсьәләсен карау өчен - Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә мөрәҗәгать юллаган. Уку йорты җитәкчелеге исә - судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Алар халыктан имза җыеп, прокуратурага гариза җибәргән инде. Бу мәсьәләне күзәтеп барачакбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар