https://tnv.ru
19 Март 2025, 16:54
17
0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Комлы Ковали авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылышында катнашты.
"Кадерле балалар һәм әти-әниләр, бүген сезнең җирлектә шатлыклы вакыйга – 220 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы куллануга тапшырыла. Сезгә исәнлек-иминлек һәм уңышлар телим!", - дип язган Рәис үзенең телеграм каналында.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы заманча килеп чыккан, янәшәдә лицей да урнашкан, бу мәгариф учреждениеләренең комплекслы урнашуы турында сөйли. "Һәркем киләчәк турында уйларга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Ә киләчәк – балаларыбыз. Шунысы куанычлы, балалар бакчасы Лаеш районының шушы күркәм җирендә яшәргә карар кылган кешеләргә хезмәт итәчәк».
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0