Онлайн трансляция

Свернуть

Язучылар корылтае кайтавазы: иске яңа җитәкче һәм галиҗанәб китапны кем укыр?

Язучылар корылтае кайтавазы: иске яңа җитәкче һәм галиҗанәб китапны кем укыр?

https://tnv.ru

31 Март 2025, 13:45

23

0

Язучылар корылтае кайтавазы: иске яңа җитәкче һәм галиҗанәб китапны кем укыр?
Бу атнада Казанда - язучыларның егерменче корылтае узды. Әле башланганчы ук халык теленә чыккан, яңалыклар тасмасына эләккән җыен - берлекнең "тере" организм булуын күрсәтте.

Рәисне сайлыйбыз дип, төнге бергә кадәр кайнашкан заманнар тарихта калды-калуын, әмма бу корылтай проблемаларның буа-буарлык икәнен ачып салды. Хәтта кандидат буларак тәкдим ителгән өч язучы да - аларның кайберләре бер-берсе өчен оппозиция кебек иде, моның белән ризалашты. Димәк, бүген әдипләрне нәрсә борчый? Мәгарифтә татар теленең катлаулы хәле, яңа буын язучылар булсын өчен татар мәктәпләре кирәк. Татар китапларының аз тираж бн басылуы, аларны тарата алмау, укучыларның елдан-ел кимүе.

 Өч кандидатның да үсеш юлын үз кузаллавы бар. Әмма җәмгыять, милләт өчен файдалы эшләрне ничек тормышка ашырырга?

Моннан берничә ел элек, татар халкының үсеш стратегиясен кабул иткәндә, безнең милләт "сувенир халык" булып калырга тиеш түгел, дигән шактый образлы фикер яңгыраган иде. Корылтайда исә, язучыларның хезмәте серванттагы "бизәкле савыт" ролен үтәү түгел, диделәр. Килешәсездер, охшаш чагыштыру бу! Гөлназ Сәйфетдинова узган корылтай һәм аның кайтавазы турында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар