https://tnv.ru
30 Июль 2025, 17:46
131
0

Бер айдан яңа уку елы башлана. Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия акциясе старт алды.
Беренче букчаларны Казаннан күп балалы Морозовлар гаиләсенә бүләк иттеләр, дип хәбәр итә "Татарстан хәбәрләре" редакциясе. Игезәкләр Арсений һәм Ариана быел беренче сыйныфка керә. Укырга йөрү өчен кирәк-яракларны аларга Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин тапшырды. Өченче балалары - дүрт яшьлек Карина да бүләксез калмады. Аңа рәсем ясау өчен җыелма бирделәр.
«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе 2007 елдан "Бердәм Россия" партиясе тәкъдиме, Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелә. Мондый портфельләрне физик мөмкинлеге чикле малай һәм кызларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган мәктәп укучыларына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына бирелә. Җыелмаларны шефлыкка алынган шәһәрләргә дә җибәрәчәкләр. Быелдан укытучыларга да ярдәм каралган. Лисичанск һәм Рубежныйдагы мөгаллимнәргә белем бирүне оештыру өчен канцелярия товарлары тапшырачаклар.
Фото: ru.freepik.com
Бүлешергә
Комментарии 0