https://tnv.ru
11 Август 2025, 16:36
35
0

Республикада яңа уку елына әзерлек бара. Тиздән беренче кыңгырау шалтырачагын хәбәр итүче вакыйгалар бу атнада башланып китте. Кукмарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында 3нче мәктәпнең яңа корпусын ачтылар. Район җирлеге өчен әһәмиятле вакыйга! Хәзер монда ике сменада уку бетә. Күз алдына китерегез, күпме ата-ана иркен сулап куйды!
Гомумән, соңгы елларда Татарстан мәгариф өлкәсендә шартларны нык үзгәртәте. 2010 елдан сафка бастырылган объектларны карасак - саннар саллы. 110 объект төзелгән. Аларда 71 мең бала өчен өстәмә урын булдырылган.
Бүген мәгариф тармагы - Республика бюджетыннан иң зур сумма алучы булып тора. Яңа мәктәпләр төзүдән тыш, янкормалар салу, ашханәләрне ремонтлап - балаларның туклану графигын җайлау. Быел Республика бюджеты, илкүләм проектлар, федераль программалар буенча тагын 8 объект төзелә. Бу эшләргә 8 млрд сум акча бүленгән.
Биектау районының Коркачык авылында яңа мәктәпне ике ел элек ачканнар иде. Кыска вакытта ул белем учагы булудан тыш, авылның киләчәген үзгәртердәй урынга әйләнә. Чөнки яшьләр монда төпләнеп кала башлаган, бакчада балалар саны арта, читтән белгечләр укытырга килә. Бу төзелешне Республика программасына керткәндә аның авыл тормышын үзгәртүе турында уйланучы булдымы икән? Анысы безгә билгесез. Әмма шунысы хак - хәзер халык Коркачыкның киләчәгенә зур өмет белән карый.

Бүлешергә
Комментарии 0