Онлайн трансляция

Свернуть

Хәйрия хисабына милли мәгарифкә булышу ничек алып барылачак?

Хәйрия хисабына милли мәгарифкә булышу ничек алып барылачак?

https://tnv.ru

19 Август 2025, 16:20

24

0

Хәйрия хисабына милли мәгарифкә булышу ничек алып барылачак?
Телне саклау - милләт алдында торган бурыч. Һәм бу эштә бездә мөгаллимнәргә зур җаваплылык йөкләнә. Шул ук вакытта мәктәпне тәмамлаган укучылар бүген үз уку йортын, укытучысын хәтерлиме? Эшмәкәрләреннән ярдәм бармы? Мондый мисалларны Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә күргәнебез бар. Кемдер бина белән ярдәм итә, кемдер укытучы өчен сыеныр урын таба.

Татарстанда - укып чыккан яшләрнең үз мәктәбенә ярдәм үрнәкләре бар, әмма күп түгел. Бу уңайдан, без бер яңа күренешкә игътибар иттек. Кайбер мәктәпләр эндаумент фондлар булдырмакчы. Башлап йөрүчеләр - Әлмәтнең 1 нче лицей интернатын тәмамлаучылар. Хәзер Казандагы икенче лицей-интернат та шул юлга басарга җыена. Эндаумент безнең өчен яңа сүз. Эшләү схемасы шундый: хәйриядән килгән акча - инвестициягә юнәлтелә һәм даими керем китереп тора. Ремонт ясау, укучыларга грант бирү. Хәйрия хисабына милли мәгарифкә булышу - безнең милләткә хас нәрсә. Аңа заманча сулыш өрә алырлармы?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар