Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап, балалар аның иң яраткан әсәрләрен Камал театры сәхнәсендә уйнады
https://tnv.ru
03 Сентябрь 2025, 16:56
21
0
Быел күренекле драматург, танылган язучы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе - Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел булуны билгеләп үтәләр. Ул гомере буе милләте өчен җан атып яшәгән шәхес.
Драматургның истәлегенә багышлап, балалар аның иң яраткан әсәрләрен Камал театры сәхнәсендә уйнады. "Әлдермештән-Әлмәндәр”, “Читлек-чиксезлек”, “Айбулат”, “Сания” пьесаларына нигезләнеп, театраль этюдлар әзерләгәннәр. Алар - Туфан Миңнуллин исемендәге балалар театр лабораториясендә шөгылләнәләр. Ни өчен аны "Күзлек" дип атаганнар? Киләсе репортажда сөйләрбез.

Бүлешергә
Комментарии 0