Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында мәктәп һәм балалар бакчаларында куркынычсыз урынга күчкәннәр

Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында мәктәп һәм балалар бакчаларында куркынычсыз урынга күчкәннәр

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2025, 10:42

13

0

Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында мәктәп һәм балалар бакчаларында куркынычсыз урынга күчкәннәр
Бүген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдиме буенча Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында балаларны алдан каралган куркынычсыз урыннарга күчергәннәр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының мәгариф идарәсендә.

"Бу стандарт саклык чарасы. Дәресләр дәвам итә, балалар педагоглар күзәтүе астында. Балаларны хәзер алырга кирәкми - барысы да алар үзләрен тыныч һәм куркынычсыз хис итсен өчен оештырылган", - диелә хәбәрдә.

"Сездән борчылмыйча гына рәсми хезмәтләрдән мәгълүматларны көтүегезне сорыйбыз - кирәк очракта без шунда ук яңа тәкъдимнәрне җиткерәчәкбез", - дип өстәделәр ведомствода.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар