https://tnv.ru
05 Ноябрь 2025, 16:37
11
0

Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев шәһәрдәге бердәнбер татар мәктәбенә яңа бина төзү карарын кабул иткән. Бу хәбәрне ул социаль сәхифәсенә урнаштырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өлкәдә яшәүче милләт вәкилләренә булган игътибары өчен рәхмәтен белдерде. Бу - ике төбәк җитәкчелегенең милли мәсьәләләрдә бер-берсен аңлап эш итүен күрсәтә торган вакыйга булды. Рәисебез монда узган ел барган иде. Мәктәптә укырга теләүчеләрнең күп булуы, әмма барысын да ала алмаулары турында аның үзенә сөйләгәннәр. 400 кешегә исәпләнгән бинада бүген 600 укучы белем ала. Бу - Самара татарларын соңгы дистә елда иң борчыган мәсьәләләрнең берсе иде.
Самара татарлары өчен сөенеч уйларга этәрде. Самарага Рузәл Шәрипов юл тотты.
Бүлешергә
Комментарии 0