https://tnv.ru
10 Ноябрь 2025, 10:17
10
0

Республиканың мәгариф тармагы өчен зур вакыйга. Татарстанның ике зур шәһәре - Казан белән Яр Чаллыда - яңа мәктәпләр кулланылышка тапшырылды.
Икесе дә мөһим проблемаларны хәл итә - моңарчы якын-тирәдәге белем йортлары тулган иде. Автокалада, гомумән, 3 сменада укыганнар. Хәзер исә бу мәктәпләрдә 2 меңләп балага өстәмә урын барлыкка килде. Тантанада Республика Рәисе катнашты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан бу тармакта яңа объектлар салу һәм төзекләндерү буенча илдә алдынгылар арасында.
Белем көненә әйләнгән тантанадан - Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0