https://tnv.ru
26 Ноябрь 2025, 17:43
6
0

1 декабрьгә кадәр "Татар теле - халкым теле" дигән иҗади конкурска гаризалар кабул итәләр. Проектта татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук башка фәннәр буенча белемне татар телендә бирүче мөгаллимнәр катнаша ала.
Конкурс - туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә беренче тапкыр оештырыла. Иҗади эшләр ике юнәлеш буенча кабул ителә. Беренчесе - дәрестә халык иҗатын, гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне куллану алымнарын тәкъдим итү. Икенчесе - туган телне өйрәткәндә заманча технологияләрдән файдалану. Гаризаны чит төбәкләрдә хезмәт куючы укытучылар да җибәрә ала.
Конкурс-семинарның икенче этабы "Сәләт-Батыр" базасында декабрьдә һәм апрельдә узачак. Иң яхшы ысуллар тәкъдим итүче укытучылар ачык дәресләр үткәрергә тиеш. Аларны онлайн форматта тупларга планлаштыралар.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0