https://tnv.ru
10 Декабрь 2025, 10:10
87
0

Бердәм йомгаклау аттестациясен уздыру көннәре билгеләнде.11 сыйныф укучылары имтиханнарны 1 июньнән 9 июльгә кадәр, ә 9 сыйныф укучылары 2 июньнән 6 июльгә кадәр тапшырачак. Имтиханнарга 22 меңнән артык Казан укучы кертелә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Казанның унберенче сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның төп чоры 1 июньнән 9 июльгә туры килә. Бу елны имтиханны 6 мең 758 чыгарылыш укучысы тапшырачак.
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен өстәмә көннәр 22 июньнән 25 июньгә кадәр каралган. Мөһим яңалык: 8 һәм 9 июль чыгарылыш сыйныф укучысының сайлавы буенча бер фәнне яңадан тапшыру көне булачак, бу югары уку йортларына керү өчен йомгаклау баллына йогынты ясарга мөмкин.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0